Ташламалы  бәягә маҗара

Татарстан һәм  Казан традицион рәвештә – кышкы каникулларда эчке туризмның иң популяр юнәлешләренең берсе.

«Ял көннәрендә 1001 ләззәт»» дип аталган кышкы ташламалы туристлык программасы кысаларында гыйнвар бәйрәмнәре көннәрендә бер бәядән ике көнлек сәяхәт оештырырга мөмкин — бер кешегә 3 мең сумнан. Әлеге суммага ике көн (бер төн) кунакханәдә яшәү, иртәнге аш, ике төшке аш һәм ике экскурсия керә. 

Программада  Татарстанның алты районы катнаша – Спас (Бөек Болгар), Алабуга (Алабуга), Чистай (Чистай), Балык Бистәсе, Саба һәм Кукмара районнары.

 «Алты районның һәркайсында программалар кышкы шартларга яраклаштырылган. Музей объектларыннан тыш, биредә балалар һәм дуслар белән саф һавада актив вакыт үткәрергә мөмкин булачак», — дип хәбәр итте ММЧ вәкилләренә туризм буенча төбәк комитеты рәисе Сергей Иванов.

Фото: tourism.tatarstan.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2408
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру