ТАССРның 100 еллыгы иң популяр мәгълүмати сәбәп булды

Татарстан 2020 елда ил күләмендәге массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган 10 төбәк арасында бишенче урында тора.

Аналитиклар бу турыда МАИСМИ мониторинг системасы ярдәмендә алынган мәгълүматларга таянып белдерәләр.

Төп мәгълүмати сәбәпләрнең берсе ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү булды. Әлеге тема төрле вариацияләрдә 27,7 меңнән артык язмада искә алына.

Икенче бер мөһим тема -  М-12 Мәскәү – Казан  трассасы төзелеше (5,5 мең язмада). 10,7 меңнән артык хәбәр Иннополис эшчәнлегенә карый. Шулай ук медиа-басмаларда 2020 елның сентябрендә Татарстанда Президент сайлаулары турында еш язылган.

Белешмә өчен:

Татарстан беренче тапкыр иң еш телгә алынган 10 төбәк арасына керде. Рейтингның беренче юлларын Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе били, дүртенче урында – Кырым. Татарстаннан (телгә алуларның - 2,03% ы) соң Ямал-Ненец АО һәм Еврей АО бара. Әлеге төбәкләрнең һәрберсен 50 мең тапкырдан бераз гына азрак телгә алганнар  (0,1% тан кимрәк).

Рейтинг мәгълүматлары  ил күләмендә чыга торган медиа киңлектә 2020 елның 1 гыйнварыннан  дөнья күргән язмаларны анализлауны үз эченә ала, шул исәптән басма матбугат, радио һәм телевидениене дә кертеп.

Фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2450
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру