ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә җилкәнле көймәдә дөнья тирәли  сәяхәттә катнашучылар Новороссийскига килделәр

28 июльдә  өч кешелек экипажы булган Milonga («Милонга») яхтасы Казанннан чыгып киткән иде. Команда, республика җилкәнле су спорты тарихында беренче булып, «Җилкәнле Эверест»ны буйсындырырга нияләде.

«Без Новороссийскида, һава торышы шәп, кояш, пляж һәм яр буе ял итүчеләр белән тулган. Команда яхтадагы эш белән мәшгуль: вак-төяк ремонт эшләрен башкарабыз, палубаны юабыз, рундукларны тәртипкә китерәбез», - дип сөйли боцман Вил Сәгыйтов.

Татарстан башкаласына  кайту датасын ул атый, чөнки ниндидер фаразлар ясап булмый – сәяхәтнең уңышы күп факторлардан тора.

«Әлегә планнарда – ашарга һәм йокыны туйдырырга!» - диде Вил Сәгыйтов.

Сүз уңаеннан, команданың планнарына Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү дә керә: «30 августка килгәндә, һичшиксез, билгеләп үтәчәкбез!» - дип хәбәр итте «Милонга» боцманы.

Белешмә өчен:

Өч кешелек экипажы булган  Milonga җилкәнле яхтасы Казаннан 28 июльдә чыгып китте. Судно белән спорт мастеры, океанда йөзүче яхта капитаны һәм Татарстанның Җилкәнле су спорт төре федерациясе каршындагы Җилкәнле су спорт мәктәбе җитәкчесе 71 яшьлек  Алмаз Алиев идарә итә. Аңардан тыш, экипаж составына 32 яшьлек капитан ярдәмчесе Илфат Миңлебаев һәм 36 яшьлек боцман Вил Сәгыйтов керә.

Сәяхәтнең маршруты – дөнья тирәли әйләнү генә түгел, ә чып-чын «Җилкәнле Эверест»ны буйсындыру. Команда, республика яхта спорты тарихында беренче булып, катлаулылыгы буенча иң югары категориягә караган өч географик борынны, шул исәптән Өмет борынын һәм Горн борынын узарга җыена. Юлның гомуми озынлыгы 60 мең километрга якынны тәшкил итә.

Экипаж үзенең әлеге тиңдәше булмаган сәяхәтен ТАССРның 100 еллыгына багышлый. Яхта бортында юбилей логотибы балкый,  Milonga Татарстан флагы астында йөзә. Бортта ТАССРның 100 еллыгы флагы да бар. Ул дөньяның 10 илендә булып чыгарга тиеш. Австралиягә килеп җиткәч, сәяхәттә катнашучылар  аны  Аделаидадагы татар диаспорасына тапшырачаклар.

Проект (шул исәптән - яхтаны сатып алу)  экипаж акчаларына гына башкарыла.

Сәяхәтнең маршруты:

Команда Казаннан 28 июльдә чыгып китте. Идел буйлап барып, Milonga Идел-Дон каналы аша Азов диңгезенә чыга. Аннан ул Кара диңгезгә юл ала. Төркия ярлары буеннан үтеп, Мальтага килеп җитә.. Аннан соң, Испаниянең Тенерифе утравына киләчәк. Атлантика аша Африка ярлары буйлап Кейптаунга кагыла, Өмет борынын урап үтеп, Һинд океанын кисеп үтә.

 Австралиядән  соң, яхта Тын океан аша Чилиның Горн борынына килә, аннан соң – Көньяк Америка ярлары буйлап, Бразилиягә юл тота. Казанга  кайтыр юлны Milonga янәдән Тенерифе һәм Төркия аша башкарачак.

Фото: @leftmaker

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
106
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру