ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә Казанда Harley-ралли оештырылачак

Red Square Chapter Russia мотоклубы директоры Сергей Писаренко белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының Матбугат хезмәте.

Президентны Harley Owners Group (H.O.G) клубы эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм аның химаясендә үткәрелә торган иң эре чаралар турында сөйләделәр. Әлеге чаралар төрле елларда Минскида, Санкт-Петербургта, Воронежда, Екатеринбургта, Краснодарда, Уфада, Иркутскида, Самарада һәм Россиянең башка шәһәрләрендә уздырылган.

 

 H.O.G. мотоклубы рәсми рәвештә Harley-Davidson бренды химаясендә эшли. Клуб дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче миллион ярым кешене уртак максатка берләштерә: мотоциклда сәяхәт кылырга, гаилә кыйммәтләрен сакларга һәм чикләрне белмәгән дуслыкка ирешергә. Россиядә, Белоруссиядә һәм Казахстанда клубның 20 бүлеге эшли.

 

Очрашу нәтиҗәсендә Казанда  Rally Kazan чарасын үткәрергә дип килешенде. Harley хуҗалары бәйрәме ТАССРның 100 еллыгына багышланачак.

Фото чыганагы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
102
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру