ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медицина хезмәткәрләренә тоннадан артык сөт ризыклары бүләк итәчәкләр

Татарстанның берничә районының “ашыгыч ярдәм” бригадалары республикадагы сөт заводларының берсеннән бүләк алачак.

Яхшы сыйфатлы һәм кайнатылган сөт, атланмай, эремчек, эретелгән сыр, каймак, сөт өсте – шушы һәм башка ризыкларны бергә туплап, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) Яшел Үзән, Чистай һәм Буада (предприятиенең заводлары урнашкан шәһәрләр) эшләүче медицина хезмәткәрләренә тапшырачак. Бүләкнең гомуми авырлыгы – 1,3 тонна. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүләкләрне 27 майда өләшә башлаганнар инде.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты COVID-19 эпидемиясе шартларында зур җаваплылык тоеп эшләргә туры килгән медицина хезмәткәрләрен республиканың 100 еллыгы белән әнә шулай итеп котлый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
89
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру