ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә "Патшабикә биюе"

Яр Чаллы шәһәренең күпкатлы 11/26 йортының ян диварын яңа мурал бизи башлады.

Аның авторы Марат Билалов. Ул үз эшен "Патшабикә биюе" дип атый һәм аны республикабызның юбилеена багышлый, дип хәбәр итә "Челнинские известия" газетасы.

Рәсемдә милли кием һәм пуантылар кигән биюче кыз сурәтләнгән.

Марат Билалов һәм аның командасының автошәһәрдә эшләгәннәре бар: алар өч балалар бакчасын һәм ГЭС бистәсендәге 8/14 йорты (сыерчык оясы белән песнәкләр) диварын рәсемнәр белән бизәгән. Рәссам сүзләренә караганда, 2020 ел ахырына кадәр Яр Чаллыда тагын бер мурал пәйда булачак. Анысының кайда урын алачагы әлегә сер булып кала.

Яр Чаллыда мураллар популярлаша бара. 4/14 һәм 9/3А йортлары (ГЭС бистәсе), 26/08, 43/12 һәм 43/09  йортлары (Яңа шәһәр) шулай ук яңартылган Тинчурин бульвары мураллар белән бизәлгән.

Фото: chelny-izvest.ru /Антон Катушенок
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
564
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру