ТАССРның 100 еллыгы әләмен Яшел Үзәндә байкерлар каршы алды

Тантаналы чара һәм бәйрәм концерты “Муравейник” сәүдә үзәгендә үтте.

Мотоциклчылар колоннасы ТАССРның 100 еллыгы әләмен алып килгән кортежны Яшел Үзәндә шәһәр стеласы янында каршы алды.

Тантаналы чара һәм бәйрәм концерты “Муравейник” сәүдә үзәгендә үтте.

Шәһәр кешеләрен Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков сәламләде.

«Әләмнең бүген бездә булуы белән бәхетлебез, без республика тарихы, шәһәребез тарихы белән горурланабыз. Барыгызны да якынлашып килүче Республика көне белән котлыйм”, - диде ул. Аннан соң чиновник әләм тукымасына Яшел Үзән туграсын тегеп куйды, һәм эстафета Югары Осланга китте.

“Яшел Үзән яңалыклары” газетасы материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
84
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру