ТАССРның 100 еллыгы пыялада һәм төсләрдә

Новосибирскның татар өлкә мәдәни үзәге ТАССРның юбилеена багышлап, рәсемнәр конкурсы уздыра.  

Конкурста 3яшьтән 16 яшькәчә теләгән һәркем катнаша ала.

Моның өчен оештыручыларның электрон адресына notkc@mail.ru гариза белән рәсемне (скан яки фото форматта) җибәрергә кирәк. Гаризаны оештыручыларның сайтыннан күчереп алырга була.

 

Рәсем А4 форматлы альбом битеннән дә кечерәк булмаска тиеш. Ул акварель, гуашь, тушь, төсле яки гади каләм белән, пастель, шулай ук витраж техникасында ясала ала.

 

Конкурс дистанцион рәвештә үткәрелә. Катнашучылар  һәм җиңүчеләр “I дәрәҗә лауреат”, “II дәрәҗә лауреат”, "III дәрәҗә лауреат”, “Катнашучы” дипломнары белән бүләкләнә. Дипломнар почта аша җибәреләчәк.

 

Гаризалар 2020 елның 20 сентябре, 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
203
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру