ТАССРның 100 еллыгы җәй көнне  офлайн-форматта уздырылырга мөмкин

Җәйнең икенче яртысы – ихтимал, ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чаралар әнә шул вакытта үткәрелер. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларына Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Җәйнең икенче яртысында массакүләм чараларны уздыра алырбыз, дип өметләнәм. Алар август җиткәндәрәк башланачак», — дип билгеләп үтте Ирада Әюпова онлайн-очрашуда, журналистларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналарны кайчан офлайн форматта үткәреп булачак, дигән сорауларына җавап биреп.

Исегезгә төшерик, бүгенге эпидемиологик вазгыять шартларында әлеге истәлекле даталарга багышланган күп кенә чаралар социаль челтәрләрдә һәм башка интернет-ресурсларда оештырыла. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
134
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру