ТАССРның 100 еллыгына 100 сәнәгать паркы һәм сәнәгать мәйданы булдырылган

Республиканың сәнәгать инфраструктурасы объектларында барлыгы 1484 компания-резидент эшли. Алар 30 000 нән артык эш урыны белән тәэмин итә.

Респубилканың инвестицион мохитен яхшырту максатында Татарстан Президенты сәнәгать паркларының җитәкчеләренә тагын да күбрәк резидентлар җәлеп итеп, күбрәк эш урыннары булдырырга кушты.

“Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында сәнәгать паркларының һәм сәнәгать мәйданнарының инженерлык һәм социаль инфраструктурасы төзелешенә 2019 елда 977,5 млн сум чыгымнар тотылган. Бүгенге көнгә 2 парк төзелеше тәмамланган: “Саба” индустриаль паркы һәм “Теләче” сәнәгать паркы, шулай ук “Химград” Технополисы территориясендә ике елга исәпләнгән проект гамәлгә ашырылып килә.

 

#100летТАССР

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
94
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру