ТАССРның 100 еллыгына Россия-24 телеканалында «Волга, Кама и притоки» фильмы премьерасы күрсәтеләчәк

Фильмны танылган тележурналист Сергей Брилёв төшергән.

Татарстанның матурлыгы, язмышларның кушылуы, милли гореф-гадәтләр – болар барысы да Сергей Брилев төшергән видеотасмаларда чагылачак.

Фильмда лидер төбәк статусына ия булу өчен Татарстанның нинди юл үтүе турында сөйләнә. Сюжетлар бүгенге Татарстан - халыкара вакыйгалар аренасына, махсус икътисадый зоналар, сәнәгать гигантлары, төзекләндерелгән парклар һәм скверлар территориясенә багышланган.

Проектның геройлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмәмбәтова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хамматова, табиблар, тарихчылар, банкирлар һәм эшчеләр.

Фильмның төшерелү урыннары – Казан, Яр Чаллы, Мөслим, Кама Тамагы, Свияжск. Фильм якындагы ял көннәрендә Россия-24 телеканалында күрсәтеләчәк: шимбә, 29 августта, – 12.00 дә һәм 22.00дә; Республика Көне, 30 августта, – 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
78
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру