Татар ҮБК тарихы

Татар ҮБК тарихы С.Сайдәщев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасы парламентының 100 еллыгы уңаеннан ТАССРның иң югары хакимият органы – Татар үзәк башкарма комитетының (Татар ҮБК) тарихи документлары күргәзмәсе эшли башлады.

«100 ел элек, 26 - 27 сентябрь көннәрендә, Советларның гамәлгә кую съезды утырышы уза. Утырышта Татар үзәк башкарма комитеты да, республика Халык комиссарлары советы да сайлана», – дип сөйли Дәүләт Советының мәгълүмат-методика бүлеге мөдире Мария Краснова. Күргәзмәдә Татар ҮБК турында нигезләмә, отчетлар, стенограммалар, Татар ҮБК әгъзаларының таныклыклары һәм значоклары, ТАССРның 1937 елгы Конституциясе урнаштырылган.

«Советларның барлыгы 11 съезды уза. Төрле елларда Татар Үзәк башкарма комитетын төрле кешеләр җитәкли. Заманалар бик катлаулы була, шуңа күрә алар еш алышынып тора. Җиде җитәкченең башесе репрессияләнә.

Без аларның кайберләренең каберләрен таптык, биографияләренең кайбер өлешләрен торгыздык. Күп материаллар беренче тапкыр күрсәтелә», – дип аңлатты Мария Краснова.

«Татар - информ» МА материаллары буенча

Фото: gossov.tatarstan.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
209
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру