«Татар радиосы»нда ТАССРның 100 еллыгына рубрика ачылды

«Безнең йөзебез» дип аталган проект Татарстанның бөтен дөньяга таныткан шәхесләр һәм урыннар турында сөйләячәк.

«Татар радиосы»  радиостанциясендә  «Безнең йөзебез» проектының аудиороликлары трансляцияләнә. Кечерәк кенә язмаларда Казанны һәм Татарстанны бөтен дөнья күләмендә атаклы иткән күренекле якташларыбыз һәм мөһим объектлар турында сөйләнә. Көн саен 10 га якын чыгарылыш трансляцияләнә, проект июнь ахырына кадәр эшләячәк.

Проектны эшләтеп җибәрүчеләр сүзләренә караганда, аның исеме дә очраклы гына сайланмаган. Чөнки татарча бу сүз “кешенең битен” һәм 100 санын аңлата. Республиканың атаклы шәхесләренең саны һәм аның түгәрәк датасы проектның исемендә шул рәвешле чагылыш таба.  

Проект  «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әзерләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
109
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру