"Татар рәссамнарының эшләре үзенә бер колориты, җылылыгы һәм эчкерсезлеге белән аерылып тора"

Федерация Советында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең күргәзмәсе ачылды. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Экспозициядә иң яхшы 75 рәсем, графика һәм гамәли сәнгать әсәре урын алган.

ФСның Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова билгеләп үткәнчә, ТР Рәссамнар берлеге күргәзмәләрен оештыру парламентның югары палатасында күркәм традициягә әверелде, ләкин быелгысы үзенчәлекле. "Безнең бөтен күпмилләтле илебез Татарстан халкы белән бергә республика төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итә, - диде Лилия Гомәрова. - Татар рәссамнарының эшләре үзенә бер колориты, җылылыгы һәм эчкерсезлеге белән аерылып тора. Мин, Башкортостан Республикасының Федерация Советындагы вәкиле буларак, безнең республикаларны бәйләгән аерып бер дустанә мөнәсәбәтләрне билгеләп үтәсем килә".

Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, Берлекнең 242 рәссамны,  графикны, скульпторны, декоратив-гамәли сәнгать рәссамын берләштерүен әйтеп китте. Шуларның 169ы - Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге актив рәвештә күргәзмә эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Федерация Советы матбугат хезмәте фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
214
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру