«Tatar сүзе» әйтер чак

Татарстанда татар үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталарының конкурсына гаризалар кабул итү дәвам иттерелә. Бүләкләү фонды – 1 миллион сум.

Анда теләсә кайсы яшьтәге үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталары катнаша ала.

Беренче турда (2020 елның 15 декабренә кадәр) катнашучылар tatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки +79196900422 (WhatsApp) номерына әдәби әсәр (аеры башкару, диалоглар, әдәби-музыкаль композицияләр һ.б.) укыган видеоязма җибәрә. Язма татар телендә булырга һәм озынлыгы 5 минуттан артмаска тиеш.

Икенче турда жюри тарафыннан сайлап алынган финалистлар чыгышлар ясый. Әлеге чара 2021 елның 20 февраленә планлаштырылган, ул Татар дәүләт филармониясендә узачак.

Җиңүчеләрнең гала-концерты Халыкара туган тел көнендә - 2021 елның 21 февралендә Татар дәүләт филармониясендә уза.

 Бүләкләр:

10 яшькәчә (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында:

I урын – 30 000 (утыз мең) сум
II урын – 25 000 (егерме биш мең) сум
III урын – 20 000 (егерме мең) сум.

11 дән 17 яшькәчә (17 яшьне дә кертеп) катнашучылр арасында:
I урын – 45 000 (кырык биш мең) сум
II урын – 35 000 (утыз биш мең) сум
III урын – 25 000 (егерме биш мең) сум.
 
18 яшьлекләр һәм алардан өлкәнрәкләр арасында:
I урын – 50 000 (илле мең) сум
II урын – 40 000 (кырык мең) сум
III урын – 30 000 (утыз мең) сум.
 
Профессоиналь катнашучылар өчен номинацияләрсез генә нибар 3 (өч) премия каралган:

I урын – 100 000 (йөз мең) сум
II урын – 80 000 (сиксән мең) сум
III урын – 70 000 (җитмеш мең) сум.

Нигезләмә белән  биредә танышырга була.

Белешмә өчен :

«Tatarсүзе» конкурсы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан булдырылды. Проектның максаты – татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә карата кызыксыну уяту һәм шигъри сүзнең тәэсирлелеген сиземли алу, тата теленә һәм мәдәниятенә ярдәм итү һәм үстерү, татар классик әдәбиятын бай тарихи-мәдәни казаныш буларак саклау. Конкурсны оештыручы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1738
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру