«Татарча диктант» 100 меңгә якын Башкортстан татарын җәлеп итәргә мөмкин

Бу турыда журналистларга Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев сөйләде.

Алдагы көнне ул РФ төбәкләренә сәфәрләренә, татар диаспоралары вәкилләре белән очрашуларына һәм ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына якынча йомгак ясады.

Аерым алганда, ул Оренбург өлкәсенә сәфәре вакытында татарлар белән булган очрашу турында сөйләде.

- Безне бик җылы каршы алдылар, Оренбург төбәге татар милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесенең кунакчыллыгын билгеләп үтәсе килә. Идел буе төбәкләренә сәфәрләребез арасында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды ул. Моңа гаҗәпләнәсе юк: Татарстан белән Башкортостаннан кала, Оренбург өлкәсе – татарлар күпләп яши торган иң эре төбәк.

Оренбургтан соң, делегация Краснодарга юл тотты, аннан соң Сочида яшьләр оешмалары вәкилләре һәм мөселман дин әһелләре белән очрашты. Милләттәшләр Татарстан кунакларына үзләренең көндәлек эшләре турында, проблемаларын сөйләде. Краснодар крае губернаторы ярдәмчесе белән очрашуда төбәктә Сабантуй оештыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Аннан соң татарстанлылар Уфага килеп, берничә чарада катнашты. Иң эре чара – Уфада Бөтендөнья татар конгрессының бүлекчәсен оештыру иде. Татарстан Президенты исеменнән бүлеккә автомобиль бүләк иттеләр.

- Билгеле булганча, бик күп төбәкләр Татарстанны республиканың оешуына 100 ел тулу уңае белән котларга планлаштыра. Уфалылар оригинальлек күрсәтмәкче була: “Татарча диктант” акциясенә (быел 26 сентябрьдә) Башкортостан Республикасыннан 100 меңгә кадәр татар кушылыр дип көтелә. Төбәктә 1 миллионнан артык милләттәшебез яшәвен исәпкә алганда, бу чынга ашар, дип ышанам, - дип билгеләде Васыйл Шәйхразыев.

Бөтендөнья конгрессы Милли шурасы рәисе сүзләренә караганда, ТАССРның 100 еллыгы чараларының эш программасы кысаларында Татарстан делегациясенең Мәскәүгә сәфәре әһәмиятле вакыйга булырга тиеш. Шулай да, эпидемиологик вазгыять сәбәпле, әлеге чара кичектерелә.

- Шулай да, без сәфәрләребезнең дәвамы булыр дип өметләнәбез, - дип ассызыклады Васыйл Габтелгаяз улы. Ул шулай ук Татарстан районнарын да ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына җәлеп итү планнары турында да белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
130
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру