«Татарча диктант»ны теләгән һәркем үткәрә ала

Акцияне башлап җибәрүчеләр оештыручыларга инструкция тәкъдим итә.

Татар теле буенча гармоталылыкны тикшерә торган “Татарча диктант”  акциясе  26 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә башланып китә.

Аның максаты – дөрес язуга, әдәби татар телендә сөйләшүгә,  орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә кызыксынуны арттыру, филолог һәм татар теле укытучысы һөнәрен популярлаштыру.

«Татарча диктант»ны теләгән һәркем үткәрә ала

Акцияне башлап җибәрүчеләр оештыручыларга инструкция тәкъдим итә.

Диктант оештырырга теләгән һәркем http://diktant.tatar/ сайтында теркәлергә тиеш.

Акцияне үткәрү тәртибе:  

1) Диктант яздыру өчен урын табу;

2) http://diktant.tatar/ сайтында теркәлү;

3) Диктант язасы кешеләр җыю;

4) Диктантны тикшерүчеләрне табу;

5) Сайттан әзер бланкларны күчереп алып, катнашучыларга өләшү;

6) Диктантларны тикшереп, билгеләрне сайтка кую.

Өйдә язарга теләсәгез:

1) diktant.tatar сайтына керергә;

2) Бланкны күчереп алырга, принтердан чыгарырга;

3) Онлайн трансляциягә чыгарга;

4) Диктантны язгач, аның сканын ясап,  tatarchadiktant@gmail.com почтасына яки WhatsApp аша түбәндәге номерларга җибәрергә:

—  Татарстан Республикасы өчен  диктант текстына +7 953-483-77-11;

— РФ төбәкләре өчен диктант текстына +7 903-066-70-12;

— чит илләр өчен диктант текстына +7 937-405-21-28.

Фото: solreg.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
146
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру