Татарстан иң популяр җәйге ял урыннарының беренче бишлегенә керә

2020 елның җәенә броньлаштырылган торак күләме буенча республика Абхазиядән, Башкортостаннан, Оренбург, Тверь һәм Ростов өлкәләеннән алда бара.

Рейтинг Россиянең Tvil.ru ял итү өчен торак броньлаштыру сервисы тарафыннан кунакханә, фатир һәм йортлар буенча туристлар 2020 елның 1 июненнән алып, 31 августына кадәр алдан түләп куйган гаризалар турындагы мәгълүматлар нигезендә төзелгән.

Иң популяр юнәлешләр унлыгының беренче бишлегенә Евпатория (Кырым), Сочи (Краснодар крае), Санкт-Петербург, Кисловодск (Ставрополь крае) һәм Казан (Татарстан) керә. Аннан соң Цандрыпш (Абхазия), Осташков (Тверь өлкәсе), Таганрог (Ростов өлкәсе), Яктыкүл (Башкортстан) һәм Соль-Илецк (Оренбург өлкәсе) бара.

Бер гаиләнең тәүлеклек яшәвенең иң югары бәясе – Яктыкүлдә (3590,9 сум), иң түбән бәя – Кисловодскида (1589,4 сум). Казанда бер тәүлек яшәү бәясе 2088,7 сум тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
148
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру