Татарстан илне тотрыклы үстерү буенча 529 проект тәкъдим итте

Илебез регионнары Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) платформасында үзләренең перспективалы идеяләрен күрсәтәләр. Иң яхшы йөз идея ноябрьдә Сочида узачак форумда тәкъдир ителә.

Әлеге idea.asi.ru крауд-платформасында илебез икътисадына, социаль һәм технологик өлкәләргә кагылышлы  15 меңгә якын проект урнаштырылган. Йөз иң көчле идея авторлары үз проектларын 11 һәм 12 ноябрь көннәрендә Сочидагы  «Сириус» Фән һәм сәнгать паркында тәкьдир итәчәк, алар шулай ук тематик юнәлешләр кураторларыннан, партнерлардан һәм төбәк хакимиятләреннән оештыру һәм методологик ярдәм алачак.

Татарстан тәкьдимнәре арасында Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры урынбасары Айдар Идрисовның «Яңа офыклар» проекты иң яхшы фикерләргә ия булды. Әлеге проект сәнәгать предприятиеләренә һәм оешмаларга профориентацион экскурсияләр оештыруны, алга таба шунда ике атналык түләүле стажировкалар оештыруны күздә тота. 2020/2021 уку елында проектта Татарстанның 10 районында яшәүче 3000 укучы катнаша ала. Программаны тулысынча үтәгән 150 укучы үзләре сайлаган предприятиедә ике атналык түләүле  стажировка үтә.

«Стратегик инициативалар агентлыгының Росконгресс фонды белән уртак оештырган яңа проекты республикабызда битараф булмаган, социаль актив   кешеләрнең күплеген күрсәтте, алар республика тормышын үзгәртүдә шәхсән үзләре катнашырга һәм иң югары нәтиҗәләргә ирешергә әзер булуларын исбатладылар. Алга таба да мондый инициативалы гражданнарга ярдәм итәчәкбез!», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Конкурста җиңүчеләр Форумны оештыручылардан һәм партнерлардан ярдәм алачак, аларның сынап каралган идеяләре РФ регионнарында тарату максатында «Смартека» тотрыклы үсеш тәҗрибәләре белән уртаклашу платформасына урнаштырылачак.

 Форумны оештыручылар -  АСИ һәм Росконгресс фонды.

 АСИ матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Фото: http://kvantorium.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
189
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру