Татарстан Кече һәм урта эшкуарлыгы милли проекты буенча максатны арттырып үтәде

2019 елда Татарстанның 94 компаниясе “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү” милли проекты буенча экспортка чыкты. Проектның планлаштырылган күрсәткече – 90 компания иде.

Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлык ведомствосына керә торган Экспортка ярдәм итү үзәге (әлеге күрсәткечкә шушы Үзәк катнашлыгында ирешелгән) экспортка чыгарга теләүче компанияләрне һәм кече һәм урта эшкуарлык категориясенә керүче эшкуарларны реестрга кертү өчен онлайн-гаризалар кабул итә. ТР Икьтисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, реестрга кертү кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә Үзәк күрсәтә торган хезмәтләргә һәм ярдәмгә юл ача икән. Хезмәтләр бушлай яисә уртак финанслау бәрабәренә күрсәтелә.

Хезмәтләр исемлегенә тышкы икътисади эшчәнлек буенча консультацияләр, компанияләрнең тәкъдим итү материалларын чит телләргә тәрҗемә итү, продукция һәм хезмәтләрне экспортка чыгару өчен рөхсәт һәм сертификатлар алуга ярдәм итү, чит телдә сайт ачарга ярдәм итү, продукцияне электрон сәүдә мәйданнарына чыгарырга булышлык итү керә.

2019 елда Татарстанда экспортка җитештерелгән азык-төлекнең, төзелеш материалларының, медицина эшләнмәләренең һәм башка көнкүреш һәм көнкүрешкә карамаган товарларның гомуми күләме 25 млн доллардан артып киткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
107
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру