Татарстан халкы күренекле рәссамнарның эшләрен тагын күрәчәк әле

Казанда Сандецкий утарындагы Сынлы сәнгать музеен төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

Төзекләндерү барышында конструкцияләр ныгытылган, стилобат өлеше, түбәсе, алгы ягы ремонтланган, 16 балчыктан ясалган мич, баскычлар реставрацияләнгән, эчке инженерлык-техник тәэмин итү челтәрләре эшләнгән һ.б. Музейга күргәзмә өчен кирәкле булган җиһазлар урнаштырылган, “Сандецкий утары” территориясе һәм парк төзекләндерелгән, фонтанга ремонт ясалган.

Финанслауның гомуми күләме 364 миллион сум тәшкил иткән. Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее бинасын реставрацияләү йөкләмәсен Рөстәм Миңнеханов 2015 елда биргән иде.

“Шунысы мөһим: шундый үзенчәлекле урында ремонт ясаганнан соң, биредә бинаның рухы сакланып калган. Уйлап башкарылган эш”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, 18 майда халыкара музейлар көнендә объектта булганда.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләвенчә, соңгы ун елда республикада музейларга капиталь ремонт ясау һәм төзекләндерү өчен 10 миллиард сум тирәсе акча бүленгән.

Белешмә өчен:

Сандецкий утары – XIX гасыр ахыры тарихи архитектура һәйкәле, казанның иң матур биналарының берсе, Казан хәрби округының элекке командующие, генерал Александр Сандецкийның разиденциясе булган. Бина 1906 елда архитектор Ф.Р. Амлонг проекты буенча төзелгән.

Утар комплексы аерым йорттан, флигель һәм чүкеп ясалган койма белән уратып алынган бакчадан гыйбарәт. Объект Татарстан Республикасы милке булып санала, “Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең оператив идарәлегендә тора.

Музейның горурлыгы – Рокотов, Айвазовский, Брюллов, Крамский, Репин Шишкин, Левитан, Кустодиев, Фешинның бай иконалар һәм картиналары коллекцияләре.

Утарның ишегалдында беседкалы һәм фонтаны булган парк бар.

Татарстанның Сынлы сәнгать музее – Рус музееның партнеры.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча.

Фото: president.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
126
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру