Татарстан Президенты: агымдагы елда бюджет үтәлеше катлаулы икътисадый шартларда узды

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә хәбәр итте.

Икътисадның торышына нефтькә бәяләрнең һәм доллар курсының вүзгәрүчәнлеге, җитештерү һәм куллану дәрәҗәсенең кимүе, нефть чыгару күләмнәренең кимүе, яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә кризис күренешләре көчле йогынты ясады. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә хәбәр итте.

Утырышта катнашучылар 2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелүче йомгакларын карадылар һәм 2021 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларын билгеләделәр. Чарада Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вольвач, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан федераль ведомстволар вәкилләренә республика тарафыннан субсидияләр бирү, электрон сәүдәләр үткәрү һ. б. өлешендә гамәлгә ашырыла торган проектлар тәкъдир ителде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре күләме сизелерлек кимегән. «Әмма федераль ярдәм нәтиҗәсендә агымдагы елда түләүсез керемнәрне исәпкә алып, керем өлеше узган ел дәрәҗәсендә калган. Агымдагы шартларда өстәмә финанс мөмкинлекләрен табу аеруча мөһим. Барыннан да элек, бу – салым бурычларын киметү. Ел башыннан ул 777 млн. сумга кимегән. Шул ук вакытта 1 декабрьгә аның суммасы әле шактый – якынча 8 млрд. сум», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, быел Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары 376 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бюджетның чыгым өлешендә Татарстан Президенты чыгымнарны кичектереп тору һәм туктатып тору буенча ел башыннан алып үткәрелә торган оптимизация чараларын дәвам итәргә өндәде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов финанс дисциплинасының катгый үтәлүе һәм республика программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру кирәклеген билгеләп үтте.

Акчалар чикләнгән булуга карамастан, Татарстан социаль әһәмияткә ия булган барлык чыгымнарны, хезмәт хакын түләү һәм социаль пособиеләр бирүне дә кертеп, үз вакытында башкарган, диде Татарстан Республикасы Президенты. Бизнеска, мәшгульлеккә, балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә һәм кешеләрнең сәламәтлеген яклауга шактый гына өстәмә ресурслар юнәлтелгән. Монда ил җитәкчелеге тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикада төп макроикътисадый күрсәткечләрнең сизелерлек кимүенә юл куелмауга игътибар итте. Ел нәтиҗәләре буенча республиканың җыелма төбәк продукты 2,4 трлн. сум тәшкил итәчәк, сәнәгать җитештерүе индексы – 2,6 трлн. сум, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме – 103,1%, 268 млрд. сум тәшкил итте. Эшсезлек проблемасын хәл итүдә уңай динамика күзәтелә: ел 2,3% күрсәткече белән тәмамлана.

"Безнең эшнең мөһим юнәлеше – илкүләм проектларны гамәлгә ашыру. Барлык параметрлар да үтәлергә тиеш, аларны гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирелә торган акчалар ел ахырына кадәр тулысынча үзләштерелгән, ә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары билгеләнгән вакытка ирешелгән», – диде Татарстан Президенты.

Татарстан бюджеты, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына киеренке кабул ителгән. Кытлык 7 млрд. сум тәшкил итә, республикага үз резервлары хисабына кытлыкны капларга туры киләчәк.

Рөстәм Миңнеханов салым законнарына өстәмә йөкләмәне аеруча үзле нефть буенча өстәлмә салым һәм экспорт пошлинасы буенча ташламаларны гамәлдән чыгаруны, беренчел һәм социаль әһәмиятле чыгымнар дәрәҗәсен күтәрүне, халыкка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә юнәлтелүче акчаларның артуын, шулай ук эпидемиология вәзгыяте буенча билгесезлекне күздә тоткан үзгәрешләр кертәчәк, дип билгеләп үтте.

Муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов җирле бюджетны 20 декабрьгә кадәр расларга өндәде. Бу юнәлештә эш сыйфатлы, закон актларыннан тайпылмыйча, Финанс министрлыгының фараз күрсәткечләре катгый рәвештә һәм кытлыксыз башкарылырга тиеш. «Барыгызны да чираттагы финанс елында киеренке эшкә мөмкин кадр җаваплылык белән әзерләнүегезне сорыйм", - дип өстәде ТР Президенты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2254
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру