Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов губернаторларның милли рейтингында беренче урынны алды

«Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге 2020 ел өчен шундый нәтиҗәләр чыгарды.

Икенче урында — Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченчедә —Свердловск өлкәсе  губернатор Евгений Куйвашев. 

Социолог, Региональ  проблемалар институты  гендиректоры урынбасары Михаил Бочаров нәтиҗәләрне болай дип аңлатты: Рөстәм  Миңнеханов чыннан да «үз карамагындагы территориянең хуҗасы булып тора».

Бочаров Татарстан Президенты тарафыннан пандемия вакытында күрелгән конструктив чараларны мисал сыйфатында китерде. Өйләргә кадәр даруларны китерү белән шөгыльләнүче даруханә хабы илдә беренчеләрдән булып Татарстан башкаласында Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары  Ольга Голодец катнашлыгында ачылды.   

«Миңнеханов халык мәнфәгатьләрен дә, үзәк мәнфәгатьләрен дә  истә тота алды — губернатор-сәясәтче нәкъ менә шулай эшләргә тиеш тә, чөнки эшендәге барлык җитешсезлекләр аның рейтингында тискәре чагылыш табачак, ә җиңүләре, киресенчә, аның урынын ныгытачак.  Тиз арада кырыс чаралар керткән һәм аннан соң шактый тиз аларның иң мөһимнәрен гамәлдән чыгарган Татарстан ысулы иң дөрес адымнарның, адекват карарлар үрнәкләренең берсе булды», — дип билгеләп үтте социолог. 

Фото: Татарстан Президенты матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1986
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру