Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты

Әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Акция кысаларында 22 июньгә кадәр Россиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар саны кадәр, һәрберсенең истәлегенә -  27 млн агач утырту планлаштырыла. Республика территориясендә 350 мең үсенте утыртылачак. Бүген акция Җиңү паркында узды. Татарстан Президенты белән бергә әлеге күркәм эштә ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте әгъзалары да катнашты. Парк территориясендә барлыгы 75 тал агачы утыртылды. Эш, этаплап, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп башкарылды.

«Бу бик матур акция. Җиңү өчен, туган илебезнең азатлыгы өчен, безнең өчен сугыш кырларында көрәшкәннәргә хөрмәтебезне күрсәтү акциясе булып тора. Күпләргә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Аларның батырлыклары турындагы хәтерне саклау бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру