Татарстан радиоларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган викториналар һәм архив язмалары яңгырый

Махсус проектлар Республика басма һәм масскүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында радиостанцияләрдә республика тарихына багышланган трансляцияләр бара, викториналар үткәрелә, архив язмалары белән таныштырулар оештырыла. Бу турыда «Татмедиа» Республика басма һәм масскүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат чаралары белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хәбәр итте. 

 

«Татарстан радиосы» «Тарих авазлары» проектын башлап җибәрде, анда республика тарихында булган төп вакыйгалар турында сөйләнә. Трансляцияләр вакытында архивта сакланган аудиоязмалар кулланыла. Шулай ук радиостанциядә  «20 нче гасыр сабаклары», «Өмет еллары, югалтулар еллары» дип аталган программалар циклы, «Без Татарстан җирендә яшибез» концертлар циклы һәм «Халык тарихы сабаклары» радиокомпозицияләр циклы бара.

 

«Болгар радиосы» радиостанциясендә  «Без тарихта эзлебез» һәм «Татар мәйданы» программаларында бәйрәм чыгарылышлары оештырыла.

 

«Татар радиосы»нда барган «Безнең йөзебез» проектында республиканың күренекле геройлары һәм шәхесләре, тарихи объектлары турында сөйләнә. 

 

«Бизнес-FM» һәм «Дорожное радио» радиостанцияләрендә «Гасырлы ТАССР» проекты бара, анда ТАССРның 100 еллык тарихында булган топ-30 кызыклы вакыйганы сайлап алына.

 

«Бим-радио» радиостанциясендә барган «В Париж через Мамадыш» программасында мәдәният тарихчысы, экскурсовод Алена Лазуко тыңлаучыларны республика тарихына кагылышлы кызыклы фактлар белән таныштыра. «Казанские старости» дип аталган интерактив тарихи  викторинада «Эхо Москвы» тыңлаучылары катнаша ала, җиңүчеләргә призлар да каралган. Моннан тыш, алып баручылар ТАССРның архивта сакланган газеталарындагы тарихи фактлар белән дә таныштыралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
119
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру