Татарстан республикасы төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә акча чыгарылды 

Россия Банкы Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә 3 сум номиналындагы истәлекле көмеш акча чыгарды. 

Көмеш акчаның алгы ягында Россия Федерациясе Дәүләт гербының рельефлы рәсеме төшерелгән, «РОССИЙСКАЯ ФЕДЕРАЦИЯ», «БАНК РОССИИ» дигән язулары бар, акчаның номиналы («3 РУБЛЯ»),  чыгарылган елы («2020 г.») күрсәтелгән, акча басылган металлның (Ag) Д.И. Менделеевның Периодик таблицасындагы урыны, эретмәнең пробасы (925),  Санкт-Петербург Акча сараеның товар билгесе һәм кыйммәтле металлның саф өлештәге авырлыгы (31,1 г.) турында мәгълүмат бирелгән. Акчаның диаметры - 39 мм. Акча кабарынкы кайма белән әйләндереп алынган.

Акчаның икенче ягында — Казан Кремле күренеше, традицион татар костюмы кигән  егет белән кызның милли бию башкару сурәте; алардан өстәрәк - лазерлы тоныкландыру техникасында башкарылган республика гербы рәсеме, сул якта ике юлга «100 ЛЕТ» дип язылган, аста «РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН» дигән язу урын алган.

Акчаның кырыйлары кытыршы итеп ясалган. Акча «пруф» сыйфатында ясалган. Тиражы — 3 мең данә.

«Россия Банкының истәлекле акчаларында Татарстан өчен мөһим вакыйгалар, аның мәдәнияте һәм архитектурасының уникаль һәйкәлләре чагылыш таба. Быел республика төзелүнең 100 еллыгына багышланган акча басылды, акчада татар мәдәниятенең бер элементы – халык биюе сурәтләнгән», – дип билгеләп үтте Бүлекчә - Россия Федерациясе Үзәк банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы идарәчесе  Марат Шәрифуллин.

Төрле елларда Россия Банкы, Татарстанга һәм Казанга багышлап, барлыгы 20дән артык истәлекле акча чыгарган. Мәсәлән, республика гербы сурәтләнгән «Татарстан Республикасы» акчасы «Россия Федерациясе» акчалар сериясенә кергән. «Казан» акчасы башкаланың 1000 еллыгы хөрмәтенә басылган һәм «Россиянең борынгы шәһәрләре» сериясенә тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, 2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге универсиадасына, 2015 елдагы Су спорт төрләре дөнья чемпионатына, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына багышлап та акчалар чыгарылган. Россия Банкы акчаларында Казан Кремле, Бөек Болгар, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, Казан дәүләт университеты һәм Татарстан Республикасының башка истәлекле урыннары сурәтләнгән.

Россия Банкы тарафыннан чыгарылган акчалар турында тулырак мәгълүматны аның рәсми  сайтында (cbr.ru) таба аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
108
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру