Татарстан Россия Хөкүмәтенең резерв фондыннан торак төзелешенә субсидияләр алачак

Республикага бүлеп бирелгән акчалар күләме 1 млрд сумга якынны тәшкил итәчәк.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин төбәкләрдә торак төзелешен үстерү программасына РФ Хөкүмәтенең резерв фондыннан 6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирү турында карарга кул куйды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының матбугат хезмәте.

Әлеге карар нигезендә Россиянең 20 субъекты, шул исәптән Татарстан Республикасы, Брянск, Белгород, Воронеж, Липецк, Түбән Новгород, Иркутск, Новосибирск өлкәләре, Кырым, Марий Эл, Удмуртия, Хакасия, Чечня, Югра, Якутия акча алачак. бүлеп бирелгән акчалар күләме 1 млрд сумга якынны тәшкил итәчәк.

Субсидияләр «Россия Федерациясе гражданнарын арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында биреләчәк. Аларны инфраструктура булдыруга: җылылык, су белән тәэмин итү, канализация челтәрләре коруга, юллар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзүгә тотачаклар. Шул рәвешле, 600 мең кв.м. торакны файдалануга тапшыру планнарын тизләтү күздә тотыла.

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы акчаларның ничек сарыф ителүе турында Хөкүмәт каршында 2021 елның 1 февраленә кадәр хисап тотачак.

Фото: tatar-inform.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
91
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру