«Татарстан рухы» дип аталган иң яхшы келәм дизайны конкурсына эшләр кабул ителә

Конкурс ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Иң яхшы эскизны келәмгә төшерәчәкләр. Келәм үзе Тәбриз шәһәрендә (Иран) тукылачак. Аннан соң келәм Казан җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителәчәк. Ул төрле тантаналы чараларда кулланылыр дип көтелә. Җиңгән концепцияләр шулай ук туристлык продуктларын эшләү өчен дә кулланылырга мөмкин.

Конкурста теләге булган бар кеше катнаша ала. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, булачак келәмнең бизәкләре традицион татар мотивларына нигезләнә ала, яисә алар мәдәни мирасны яңача күзаллауны чагылдырырга мөмкин. Эшләр 2020 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләрне махсус призлар көтә, шулай ук бүләк сыйфатында Казанда ял итү дә каралган. Иң яхшы эшләр «CARPET: Ковры как искусство" журналында бастырылачак.

Конкурсны оештыручылар  - Казанның Туризмны үстерү комитеты һәм Persepol келәмнәр студиясе. Тулырак мәгълүмат – биредә.

Фото: с. в. Бердник; ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
131
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру