Татарстан төзүчеләре ТАССРның 100 еллыгы елында 100 көндә хастаханә төзеп тапшырдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа бинасын ачу тантанасында катнаштылар. Чара 10 август көнне үтте. Медучреждение, беренче чиратта, COVID – 19 авыруына дучар булган пациентлар өчен каралган.

«Бу Россиядә кыска вакыт эчендә, супертемплар белән төзелә торган 22 нче объект», — диде РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы һәм биредә җиһазлар да, препаратлар да нигездә илебездә ясалганнар кулланылачак, дип өстәде.

Корпусның гомуми мәйданы – 15 мең кв. метрдан артыграк. Аның үз лабораториясе бар, һәм ул бер үк вакытта 232 авыруны кабул итә ала. Хастаханәдә югары технологияле медицина аппаратлары урнаштырылган: ИВЛ – үпкәләргә ясалма сулыш бирү аппаратлары, компьютер томографлары, рентгенологик, эндоскопик һәм ультратавыш җиһазлары. Объект 1,8 млрд сумга төшкән.

«Төзүчеләребез үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен куелган бурычларны уңышлы башкарып чыгу белән каршы алалар. Алар әлеге объектны 100 көн эчендә төзеп тапшырдылар», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Төзелеш мәйданында июль аенда булып киткән РФ Премьер-министры Михаил Мишустин әлеге процесска болай дип бәя бирде: «Бө төзелешне бөтен ил өчен үрнәк итеп куярга кирәк, дип уйлыйм».

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
121
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру