Татарстан яшьләре Россиягә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек итәргә булышачак

Казанда  «Россия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» юнәлеше буенча халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең проектлы офисын тәкъдир иттеләр.

Әлеге мәйданчык Россия Федерациясе яшьләр оешмаларының һәм яшьләренең ИХО илләрендәге яшьләр оешмалары һәм яшьләр белән үзара эшчәнлекне алып барачак, дип хәбәр итте Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның халыкара эшчәнлек бүлеге башлыгы  Татьяна Селиверстова сүзләренә караганда, офис белгечләре «Россия - ИХО» юнәлеше буенча чараларның календарь планын эшләячәкләр һәм милләтара коммуникация нигезләре буенча методик база булдырачаклар. Киләчәктә офис Россиянең  ИХИ белән хезмәттәшлек итә торган яшьләр оешмаларына мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәк.

«Без алга таба да халыкара яшьләр хезмәттәшлегенә этәргеч бирергә һәм яшьләр арасында үзара аңлашуны  һәм ышанычны тирәнәйтү өчен яңа мөмкинлекләр тудырырыга ниятлибез», – дип билгеләп китте Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары  Григорий Гуров.

Белешмә өчен:

2014 елдан Татарстанда Яшьләр дипломатиясе академиясе эшли, ул 150дән артык халыкара яшьләр проектын гамәлгә ашырды, анда якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче 13 мең кеше катнашты. ИХО һәм Академия яшьләр эшләре өлкәсендә актив хезмәттәшлек итәләр.

Фото: https://vk.com/youthdiplomacy
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
200
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру