Татарстанда 10 яңа инвестпроект гамәлгә ашырылачак

Әлеге инвестпроектларны  Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре эшчәнлеген алып бару турында килешүләрне имзалау буенча гаризаларны карау комиссиясе хуплады.  

Комиссия утырышы 17 декабрьдә Татарстан Министрлар Кабинетында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды, утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты.

Чистайда берьюлы дүрт яңа җитештерү пәйда булачак.  «Чистай-селект» ҖЧҖ яңа элеватор төзеячәк (проектның бәясе - 368 млн сум). «Авис» ҖЧҖ «Ансат» вертолетларын, Ми-8 сериясе вертолетларын җылыту системаларын,  авиация өчен комплектлаштыру эшләнмәләрен  (проектның бәясе - 29 млн сумга якын) җитештерүне ачу планлаштыра. «Чистай балык компаниясе» ҖЧҖ ысланган балык җитештерүне  (4 млн сумнан артык инвестиция) оештырып җибәрергә ниятли. «Чистай Бөртек продукты»  ҖЧҖ карабодай һәм борчак эшкәртү (проектның бәясе 5,2 млн сум) эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәк.  

«Яшел Үзән» АСИҮТ  (Зөя мультимодаль бүлү үзәгендә) мәйданнарында шулай ук яңа элеватор эшләячәк. Аны 1,7 млрд сум акча кертеп,  «Зөя Бөртек продукты» ҖЧҖ төзеячәк. «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында, пациентларны һәм медицина персоналны йогышлы чирләрдән саклау өчен, бер тапкыр киелә торган киемнәр җитештерүне үзләштерәчәкләр. Әлеге киемнәрне җитештергәндә «Дарпикс» ҖЧҖнең  җөйләрне  һәм детальләрне беркетү өчен ультратавыш технологиясе кулланылачак. Проектка салынган инвестицияләрнең күләме  276,4 млн сумны тәшкил итә.

Түбән Кама шәһәрендә  «НКТ» ҖЧҖ  ЛТИ-162.5 интеграль  тракторлары өчен комплектлаштыру һәм запас частьләрне чыгара башлаячак. Проектның бәясе 83,4 млн сум күләмендә исәпләнә.

Утырышта катнашучылар  «Яр Чаллы» АСИҮТндә эшчәнлек алып бару турында алдарак төзелгән килешүләргә үзгәрешләр кертү турында 3 гаризаны тикшерделәр. «Автократ» компаниясе БАРС скважиналарын ремонтлау өчен бораулау агрегатларын һәм аларга комплектлаштыру эшләнмәләрен җитештерүне киңәйтергә һәм планлаштырылган эш урыннары санын 134тән 352гә кадәр үстерергә җыена. «Камский Настил» шулай ук проектның бәясен арттыра һәм булдырылган эш урыннарын 56 дан 131гә кадәр арттырырга уйлыйлар. «Химресурс» НПК» ҖЧҖ планлаштырылган эш урыннарын 31 дән 26га кадәр кыскарта  һәм проектның бәясенә дә төзәтмәләр кертте.

Барлык яңа инициативаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 650 яңа эш урыны ачылачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

Фото: mindortrans.tatarstan.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2158
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру