Татарстанда 4 яңа виртуаль концерт залы булдырылачак

Шушы максатларга федераль бюджеттан 6 миллион сумга якын акча бүленәчәк.

2021-2022 елларда Татарстанда 4 яңа виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк. Республиканың гаризасы федераль Мәгълүмат һәм цифрлы үсеш департаменты үткәргән конкурста җиңеп чыккан.

Заллар Әлмәттә Г. Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсе базасында, Яр Чаллыда “Кызыл тау” Мәдәният үзәге каршында, Буада 1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбендә һәм Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә базасында ачылачак.

“Мәдәният” милли проекты кысаларында әлеге проектларга федераль бюджеттан 2021 елда 2 800 млн сум, 2022 елда – 3 100 млн сум бүленәчәк. Бу акчалар заманча музыка уен кораллары һәм проекция җиһазлары сатып алу өчен тотылачак.

Белешмә өчен:

“Мәдәният” милли проектының “Цифрлы мәдәният” төбәк проекты кысаларында Татарстанда 5 виртуаль концерт залы ачылды инде: Арча, Мамадыш, Баулы һәм Алабуга районнарында.

Заманча җиһазландырылган виртуаль концерт заллары әйдәп баручы артистларның һәм коллективларның чыгышларын реаль вакытта режимында һәм язмада карау һәм тыңлау мөмкинлеге бирә.

“Мәдәният” милли проекты РФ Президентының “2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указын тормышка ашыру нигезендә кабул ителде, ул 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла башлады. Милли проект өч федераль проектны үз эченә ала – “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр” һәм “Цифрлы мәдәният”.

Фото: tularlic.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
116
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру