Татарстанда «Артек» ачылачак

Бүген Татарстан Хөкүмәте белән “Артек” дирекциясе арасында республиканың Түбән Кама районындагы “Кама” балалар һәм үсмерләрнең сәламәтләндерү, ял һәм мәшгульлеген оештыру үзәге халыкара балалар үзәгенең алты филиалының берсе булачагы турында килешү төзелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңартылган үзәктә булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Татарстан Президенты балалар һәм яшьләр өчен ял һәм сәламәтләндерү урыннарын булдыру, булганнарына ремонт ясау  - ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилей программасының мөһим бер өлеше икәнен билгеләп үтте.

“Кама” балалар лагеры 1970 елда Каракүл ярында төзелгән. Бүген аның территориясе 14,35 гектар тәшкил итә. Рекреация комплексы 4 корпустан (168 урын), уеннар һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклардан һәм ял зонасыннан тора.

Беренче юлламаларны COVID-19 белән көрәштә катнашкан медицина хезмәткәрләренең балалары алды.

“Мин бала чакта ике тапкыр лагерьда ял иттем. “Артек”та да булдым. Анда, әлбәттә, рәхәт, әмма монда яхшырак”, - диде Рөстәм Миңнеханов видеоконференция вакытында лагерь вәкилләре һәм балалар белән элемтә вакытында. Ул ял урыннарын әзерләгәндә, санитар-эпидемиологик вазгыять турында онытмаска кирәклеген ассызыклады.

Белешмә өчен:

Республикада җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 218 меңгә якын баланы үз эченә ала. Татарстанда бүген балалар өчен 1,9 меңгә якын  сәламәтләндерү лагеры һәм ял базасы эшли. Балаларны ял иттерү өчен 2020 елда республика бюджетыннан 1 миллиард 615 миллион сумнан артыграк акча бүленгән. “Җәй – балаларга” республика программасы кысаларында быел барлыгы 11 сәламәтләндерү лагеры, 5 яшьләр үзәге, 17 яшьләр-үсмерләр клубы ремонтланган. 2019-2020 елларда программаны финанслауның гомуми күләме 7 миллиард сум тәшкил итә, ул 94 объектны яңартуны күздә тота. Программа 22 спорт мәйданчыгын, төрле чаралар үткәрү өчен мәйданчыклар, медицина пунктларын һәм модуль корпусларын, коммуналь челтәрләрне яңартуны да үз эченә ала.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
89
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру