Татарстанда барлыгы 2 937 257 сайлаучы исәпләнә

2020 елда татарстанлылар  республика башлыгын, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм җирле үзидарә депутатларын сайлыйлар. Республика Президенты вазыйфасына 5 кандидат тәкъдим ителә, шул исәптән - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та. 

«Хәзерге вакытта Татарстанда иң югары вазыйфага дәгъва кылучы кандидатлар үзләрен хуплаучыларның имзаларын җыялар. 19 июльдән  29ына кадәр алар документларын, шул исәптән имзалар тупланган язуларны, теркәү өчен ҮСКнә тапшырырга тиешләр. Комиссия документларны тикшерә һәм теркәү яисә теркәүдән баш тарту турында карар чыгара.  Кандидатлар агитация эшләрен бүгеннән башлап җибәрә алалар.  Ә ММЧнда агитация 15 августтан рөхсәт ителә», − дип белдерде бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. 

Шулай ук сентябрь аенда Татарстанда 28 нче Түбән Кама сайлау округы буенча  - РФ Федераль  Җыенының Дәүләт Думасына, 37 нче Алабуга сайлау округы буенча  Татарстанның Дәүләт Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар оештырыла . 

Җирле үзидарә органнарына сайлауларда кандидатлар  7 712 мандат өчен көрәшәчәк, шул исәптән 50 мандат буенча - Казан шәһәр Думасына (Татарстан башкаласының 25 округында - бер мандатлы депутатлар, ә калган 25ендә партия исемлеге буенча сайланачаклар).

Фото: tatar-inform.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
92
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру