Татарстанда өч федераль юл участогында элемтәне яхшыртачаклар

Әлеге максатларда база станцияләре төзеләчәк

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хайруллинның «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итүенчә, ведомство Казан — Ульяновск (Р-241), Казан — Оренбург (Р-239) һәм Мәскәү — Уфа (М7) федераль трассаларында мобиль элемтәнең ни дәрәҗәдә эшләвен өйрәнгән. Проблема булган берничә участок ачыкланган.

Министрның сүзләренә караганда, әлеге участокларда хәлне яхшы якка үзгәртү өчен база станцияләре булдырылачак. Аларны төзү планнары инде формалаштырылган.

«Ел йомгаклары буенча трассаларны өстәмә рәвештә тикшереп чыгачакбыз», — дип хәбәр итте Айрат Хәйруллин.

Министрлыкның бурычы – мобиль элемтә операторлары белән берлектә 100дән артык кеше яшәгән торак пунктларда әлеге төр хезмәт күрсәтүне оештыру, шулай ук федераль юлларда тотрыклы кәрәзле элемтәне тәэмин итү, дип басым ясады ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
145
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру