Татарстанда дизель ягулыгы җитештерүче яңа производствога старт бирелде

«ТАНЕКО»  нефть эшкәртү комплексында яңа җитештерүгә стартны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

Тантаналы чарада шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да катнашты. 

 Урта дистиллятларны су белән чистарту җайланмасы (ГОСД) ел саен ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасыннан китерелгән  3,7 млн тоннага кадәр чималны (турыдан-туры куылган керосин һәм дизель фракцияләрен, крекирланган дистиллят фракцияләрен) эшкәртәчәк. ГОСД төзелеше 3 ел дәвамында алып барылды, төзелешкә 16,1 млрд сум күләмендә капитал кертелде. Куелган җиһаз-җайланмаларның 95% ка якыны Россиядә эшләнгән.

Яңа җайланманы кулланышка тапшыру «Евро-6» двигательләре өчен экологик стандартлар буенча дизель ягулыгы җитештерүнең еллык күләмен - 4 млн тоннадан 7,6 млн тоннага кадәр, реактив двигательләр өчен 350 мең тоннага (елына 1 млн тоннага кадәр) арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Параллель рәвештә җайланма нафта да (нефть химиясе өчен чимал) җитештерә.  

«Бездә шундый күркәм традиция урнашты: ел ахырында биредә - «ТАНЕКО» комплексында очрашу һәм яңа җайланмаларны эшләтеп җибәрү. Коронавирус пандемиясе китереп чыгарган барлык авырлыкларга да карамастан,  «Татнефть» компаниясе елны лаеклы тәмамлый. «ТАНЕКО» безне яңа җитештерү объектлары белән шатландыруын дәвам итә. Комплекста «Татнефть» икътисады  өчен дә, Татарстан Республикасы икътисады өчен дә бик мөһим проектлар гамәлгә ашырыла. «ТАНЕКО» коллективына, төзүчеләргә, проектлаучыларга һәм партнерларыбызга рәхмәтебезне белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Компания бары тик югары сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукция генә җитештерә һәм аны соңгы кулланучыга җиткерә. Шунысына да басым ясыйм: җиһаз-җайланмаларны без үзебезнең илдәге тәэминатчылардан алырга тырыштык. Бу безнең Татарстан һәм Россия икътисадын үстерүгә керткән өлешебез», - диде «Татнефть» ГАҖ генераль директоры.  Наил Мәганов шулай ук  2020 елда «ТАНЕКО»да инде дүрт яңа югары технологияле җайланманың кулланышка тапшырылуын билгеләп үтте. Дөнья күләмендә һәм илебездә катлаулы икътисадый вазгыять урнашуга да карамастан, нефть эшкәртү өлкәсендә караган  барлык инвестицияле прогрммалар тулы күләмдә үтәлгән.

Белешмә өчен:

2020 елда комплекс «ТАНЕКО» комплексы төзелеш башлануы турында карар кабул ителүнең 15 еллыгын һәм беренче продукция алынуның 10 еллыгын билгеләп үтә.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

Фото: president.tatarstan.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
68
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру