Татарстанда  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларының исемнәре аталды

Традиция буенча ел саен  26 апрельдә, Туган тел һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, әлеге премиягә лаек булганнарның исемнәре атала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Указга кул кую мизгеле һәм 2020 елгы лауреатларның исемнәрен атау, үзизоляция режимы шартларында онлайн трансляциядә  барган фильм-концертта күрсәтелде.  Әлеге күренекле датага багышлап үткәрелә торган башка чаралар да онлайн режимда трансляцияләнде. 

Быел бу бүләккә лаек булдылар:

Идрис Газиев, татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан  төзелгән концерт программалары, музыкаль-агарту эшчәнлеге өчен;

Денис Осокин,  «Огородные пугала с ноября по март»  әсәрләр җыентыгы өчен;

Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гөлнора Гатина,  Резедә Ахиярованың «Сөембикә» операсын сәхнәгә куйган өчен;

Лирон Хәмидуллин, «Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен.

Белешмә өчен:
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе – Татарстан Президентының ел саен җәмәгатьчелектә киң танылу тапкан һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә, шулай ук сәнгать һәм әдәбият белемнәре өлкәсендә тирән фәнни тикшеренү эшләре өчен бирелә.

Ел саен өч Тукай премиясе тапшырыла,  2019 һәм 2020 елларда  дүрт премия бирелде.

Фото: mincult.tatarstan.ru 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
123
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру