Татарстанда “Җиңү фотоальбомы” виртуаль акциясе башланды

Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Акцияне Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казан Яшь тамашачылар театры һәм КидСпейс Балалар шәһәре үткәрә. Эпидемиологик вазгыять белән бәйле, оештыручылар аны онлайн форматта Instagram челтәрендә уздырырга хәл иткән.

Анда катнашу өчен:

1) гаиләңнең каһарманы фотосын, аның турында яки аның батырлыгы, гаиләдә саклана торган ядкаре турында зур булмаган язманы Инстаграм челтәренә эләргә;

2) #фотоальбомПобеды берләштерүче хештегын Инстаграмга куярга;

3) “лайк” куйган кешеләрнең директына шәхси хәбәр белән түбәндәге текстны язарга: ”Җиңү эстафетасын кабул итеп ал! Син минем гаилә каһарманының тарихын укыдың. Синең гаиләңдә дә тылдамы, фронттамы җиңүгә өлеш керткән кемдер бар. Аның фотосын эл, сугыш турында, аның турында әле исән хәтерне яз. #фотоальбомПобеды хештегын куй. Бу текстны фото астына “лайк” куйган һәркемгә җибәр. Һәм бу чылбырны өзмә! Ихтимал, без парадка чыкмабыз да, без каһарманнарыбызны хәтерлибез һәм горурланабыз”. Өстәмә мәгълүмат: +7 960-084-17-12 (Алёна), tuz-piar@mail.ru.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
165
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру