Татарстанда интеллектуаль милекне теркәүнең яңартылган платформасы эшли башлады

2020 елда республикада уникаль булган “ТатПатент” цифрлы платформасын модернизацияләү эше төгәлләнде.

Аны 2018 елда ТРның “Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге” дәүләт унитар предприятиесе Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы ярдәме белән булдырган иде.

Проектның оештыручылары хәбәр иткәнчә, бүген платформа – икътисадның реаль секторы өчен глобаль сервис. Биредә эшкуар карарлар кабул итү өчен үзенең проект офисын булдыра, инновацияле идеяләрен грантлар алуга кадәр җиткерә, аларны уңышлы файдаланып, беренче сатуларын оештыра, Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә булышлык итү фондыннан (Инновацияләргә булышлык итү фонды) грантларга гариза бирә, республика һәм федераль дәрәҗәдә ярдәм итү чаралары турында мәгълүматлар ала, патент офисының ярдәменнән файдалана, интеллектуаль милек объектын теркәү буенча консультация ала, дәүләт органнары һәм ведомстволар белән элемтәне җайга сала ала. Яңартылган платформаны 17 июньдә 13:00 сәгатьтә Казанның ИТ-паркында онлайн-форматта тәкъдир итәчәкләр.

Чарага биредә теркәлергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
103
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру