Татарстанда Kazan Digital Week – 2020 Халыкара форумы узачак

Аның максаты - белгечләрнең ерактан торып аралашуында максималь фәнни һәм икътисади нәтиҗәлелеккә ирешү.

Чара 21-24 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Программада – панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр,  автоном транспорт чараларының гамәлдәге үрнәкләре күргәзмәсе, җитештерүләр һәм лабораторияләр буенча техник турлар, Казан буенча  экскурсияләр, Digital Superhero хакатонының җәйге сериясе финалы. Чарада һәркем катнаша ала. Форумда Көнчыгыш Европа, Азия илләрендә, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында  цифрлы интеллектуаль технологияләрне кертү һәм үстерү сораулары да каралачак.

Секцияләр түбәндәге юнәлешләрдә эшли:

- ИТС һәм ситуацион үзәкләр – икътисадның һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү буенча интеллектуаль транспорт системаларының һәм ситуацион үзәкләрнең заманча юнәлешләрен тәкъдир итү, тикшерү һәм анализлау (ЭРТИКО – ИТС Европа ассоцияциясе һәм «Милли телематик системалар» концерны ярдәме белән);

- Яңа чорның кибериминлеге – әлеге тармакта дөнья һәм Россия күләмендәге трендларга җентекле күзәтү: мәгълүматны яклауның техник чаралары, кибериминлекне тәэмин итүнең тармак аспектлары,  кибериминлек сервисларын куллану тәҗрибәләре,  мәгълүматны яклау өлкәсендәге законнарны җайлау сораулары (InnoSTage компанияләр төркеме ярдәме белән);

- Финтех экосистемасы– банк системасы өчен финанс технологияләре, финтех проектларны җайлау законнары, ясалма интеллект технологияләрен куллану һәм банк тармагын роботлаштыру юнәлешләре буенча чаралар («АК БАРС» БАНК ГАҖ ярдәме белән);

- Бизнеска кертелгән инновацияләр – корпоратив максатлар һәм  стартаплар  чигендәге трендтагы идеяләргә, венчурлы инвестицияләр өлкәсендә дөнья күләмендә һәм Россиядә күренгән тенденцияләргә, яшь компанияләрнең эшләп килгән бизнес-процессларны трансформацияләүгә юнәлдерелгән инновацияле идеяләренә күзәтү (Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды ярдәмендә).

Форумны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия  Федерациясе Хөкүмәте булышлыгы белән оештыра. Чараның генераль партнёры - Huawei компаниясе

Тулырак түбәндәге сайтларда: kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
179
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру