Татарстанда хәрби каберлекләрнең бердәм интерактив  картасын булдырачаклар

«Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе», «Юнармия» һәм «Җиңү волонтерлары» белән бергә, хәрби һәйкәлләрне һәм мемориалларны цифрлаштыру эшен тәамалый. 

Архив мәгълүматларына караганда,  Бөек Ватан сугышы белән бәйле мондый объектлар республикада  2,5 меңнән артык.

Берничә ай дәвамында активистлар һәйкәлләрне фотога төшерәләр, аларның  координаталарын теркиләр, тарихи белешмәләр җыялар һәм андагы мәгълүматны бердәм базага кертәләр.

«Цифрлаштыру вакытында без күп кенә мәгълүмтның искергәнлеген ачыкладык. Аларны яңарттык. Кызганычка  каршы, кайбер һәйкәлләр инде югалган. Ә яңалары, киресенчә, бернинди базага да кертелмәгән. Хәзер бөтен яңартылган мәгълүмат берләштерелгән», - дип хәбәр итте  «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»  Төбәк штабы аппараты җитәкчесе Ленара Гатауллина. – Шунысы да ачыкланды: Татарстанда  күп кенә хәрби каберлекләр сугыш вакытында пәйда була, шәһәр зиратларында эвакогоспитальләрдә сугыш яраларыннан вафат булган сугышчыларны күмгәннәр. Мондый каберләр Бөгелмәдә, Лениногорскида да күп».

Татарстан һәйкәлләре һәм хәрби каберлекләре турындагы мәгълүматлар бердәм архивка керәчәк һәм  «Мин хәтерлим» дип аталган интерактив картада чагылыш табачак. Картага барлыгы 125 меңнән артык объект кертелә. Монда Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле музейлар турында белешмә материаллар да урын табачак. 

Карта «Тарихи хәтер» партия проекты кысаларында булдырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
90
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру