Татарстанда коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү үзәге ачыла

Муниципальара ресурс үзәкләре ачу турындагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган. Бу турыда республиканың Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтенә таянып, “Татмедиа” агентлыгы хәбәр итә.

Үзәкләрнең бурычы – халык белән эшләүдә инновацион алымнар кулланып эшли торган социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларны, җәмәгать үзидарәләрен һәм советларын үстерү.

Хәзерге вакытта шундый өч үзәк ачу турында сүз бара. Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районнарының коммерциячел булмаган оешмалары вәкилләре - “Буа грант” үзәгенә (8 (937) 284-27-47), Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба һәм Теләче – “Вектор” ресурслар үзәгенә (8 (965) 581-45-74), Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спас, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнары “Бердәмлек” (8 (927) 844-80-52) ресурслар үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
93
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру