Татарстанда М-12 тизлекле автоюлын проектлауга һәм аны төзүгә ярдәм итү буенча эшче төркем оештырылды

Бүген республиканың Министрлар Кабинетының бу турыдагы нигезләмәсе басылды.

Эшче төркемне республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкли. Халык ягыннан инициативалы төркем башында Лаеш районы кешесе Дмитрий Дементьев тора.

Эшче төркемнең иң беренче бурычларының берсе - мәнфәгатьләренә трасса төзелеше кагылган гражданнарның хокукларын саклау һәм яклау.

Белешмә өчен:

Яңа автобан М-5 һәм М-7 трассаларын ялгап, төзелеп килә торган "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт коридорының бер өлеше булырга тиеш. Дүрт полосалы һәм биш транспорт чишелеше булган трассаны салу ике этапта башкарылачак. М-12 трассасы буйлап транспорт чишелешләре, дамбалар, кечкенә күперләр һәм саклагыч корылмалар салынырга тиеш. Төзүчеләрнең эшче бистәләре соңрак технопаркларга әвереләчәк. Республика башкаласы халкы шәһәрдән төрле юнәлешләргә чыгып китү мөмкинлегенә ирешәчәк. Трассаның Татарстан буенча озынлыгы 142 километрны тәшкил итәргә тиеш.

Фото: v-chelny.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
648
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру