Татарстанда мобиль флюорография комплекслары җитештерелә башлаячак

Комплекслар телемедицина һәм ясалма интеллект технологияләренә нигезләнеп эшләнә.

Проект Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (АСИҮТ) эшчәнлек алып бару өчен килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча республика комиссиясе тарафыннан хупланган.

“ТатТелеМед” ҖЧҖнең эшчәнлеге “Чистай” АСИҮТендә  алып барылачак. Бу турыда Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект җитәкчесе – “Вектор” Радиокомпаниясе” Акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Виктор Классен. “ТатТелеМед” ҖЧҖ снимокларны ясалма интеллект ярдәмендә эшкәртә торган  мобиль телемедицина флюорография комлпекслары җитештерәчәк. Әлеге флюорография кабинетлары  КАМАЗ автомобильләренең күпсекцияле кузовларында урнашачак. Компания проект куәтенә 2026 елга чыгарга исәпли. Җитештерү үсеше барышында 75 эш урыны булдырылачак, шул исәптән югары технологияле эш урыннары да. Инвестицияләр 85 миллион сум тәшкил итәчәк. Проект еракта урнашкан торак пунктларны медицина ярдәме белән тәэмин итүгә юнәлтелгән.

Белешмә өчен:  

“Вектор” Радиокомпаниясе” Акционерлык җәмгыяте – Россиядәге телекоммуникацияләр базарында лидерларның берсе. Компания Чистайда урнашкан. 20 ел дәвамында ил буенча предприятиеләрне һәм оешмаларны элемтә белән тәэмин итә. Клиентлар исемлегендә -

 Магнитогорск металлургия комбинаты, «Урал корычы», «КАМАЗ», «Татнефть», Түбән Кама нефть эшкәртү заводы, «ТНК-BP», «РуссНефть», «Татнефтегеофизика», РФ Үзәк Банкы, Weatherford һәм башкалар. Бүгенге көнгә төрле төбәкләрдә – Мәскәүдән Көньяк Сахалингача, Яңа Уренгойдан Әстерганга кадәр 3000 меңнән артык, шул исәптән Татарстанда 150дән артык иярчен элемтә станцияләре урнаштырылган. Иярчен элемтә хезмәтләре күрсәтү өчен «Вектор» «Ямал 200», «Экспресс», Intelsat, Astra 1F спутниклары  куллана. Компания Мәскәүдә, Казанда, Әстерханда, Грозныйда һәм Яр Чаллыда иярченле телепортлар булдырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
89
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру