Татарстанда мобиль «Кванториум» һәм Фәнни коллаборацияләр йортлары ачу планлаштырыла

“Мәгариф” милли проекты кысаларында өч яңа проект эшли башлаячак.

2020 елда яр Чаллыда күчмә автостанция базасында “Кванториум” мобиль технопаркы барлыкка киләчәк. Технопаркта балалар табигать фәннәрен һәм техник фәннәрне өйрәнәчәк. Биредә үк техник юнәлешле өстәмә белем бирү мәктәпләренең һәм учреждениеләренең педагоглары әзерлек үтәчәк. Проектны гамәлгә ашыруның бәясе – 16,9 млн сум. (РФ – 13,7 млн сум, ТР – 3,2 млн сум).

Казанда Сәләтле балалар үзәге ачу планлаштырыла. Ул талантлы балалар һәм яшьләрне үстерү өчен белем бирү оешмаларын, фәнни һәм сәнәгать предприятиеләрен, мәдәният һәм спорт оешмаларын бер челтәргә туплаячак. Проектның операторы - Талантлар Университеты булачак, профильле сменаларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге оештырачак һәм уку-укыту барышын тәэмин итәчәк. Проектның финанслар күләме 336,7 млн сум тәшкил итә (РФ – 272,7 млн сум, ТР – 64,0 млн сум).

Алабугада Казанның Идел буе федераль университеты филиалы базасында Фәнни коллаборацияләр йортларын булдыру планлаштырыла. Проектның максаты – сәләтле балаларга һөнәри юнәлеш бирү. Проектны тормышка ашыру бәясе – 10,5 млн сум (РФ – 8,5 млн сум, ТР – 2,0 млн сум).

Фото: tatar-inform.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
92
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру