Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына старт бирелде
![](https://100tatarstan.100tatarstan.ru/resize/shd/images/uploads/news/2020/7/28/c87eaeaf0b71f0b082eb6c2c0f2435d8.jpg)
Флагның республика буенча сәяхәтендә беренче тукталыш Менделеевск районы булды.
Флагны тантаналы төстә каршы алу Менделеев мәйданында оештырылды. Чарада район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.
«ТАССРның 100 еллыгы — татар халкы тарихында бик мөһим дата. Флагның республика буенча сәяхәте нәкъ менә Менделеевкида башлануы белән горурланам. Аның ак төсе - уй-ниятләребезнең һәм казанышларыбызның чисталыгын, ә алтын төсендәге каймасы
республикабызның ил тарихына керткән зур хезмәтен аңлата. Татарстан — динамик үсештәге киләчәк территориясе ул», — диде район башлыгы.
Валерий Чершинцев Менделеевск районы гербының тегелгән вариантын ТАССРның 100 еллыгы флагына беркетте. Аннан соң тантаналы чара кысаларында концерт үтте. Ә флаг республиканың Чистай районына юл тотты.
Фото: Менделеевск яңалыклары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз