Татарстанда «Төбәк белән идарә үзәге» барлыкка киләчәк

Үзәк «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында оештырыла. Бу турыдагы күрсәтмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды.

Үзәкне ачу проектын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк проект офисын җитәкләргә ТРнда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга тәкъдим ителде, ә рәис вазыйфасы – Татарстан Президентының Мәгълүмати-аналитика идарәсе башлыгы Ленар Фәйзетдиновка. «Халык контроле» системасы проектның нигезенә ятарга тиеш.

Проектта «Диалог» иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә цифрлы проектларны үстерү буенча АКБО да катнаша.

Эшкә, шул исәптән ТР Президенты күрсәтмәләренең үтәлешенә контрольлек итү белән Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та җитәкчелек итәчәк.

Белешмә өчен:

Проект Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 30 гыйнварындагы Җирле үзидарәне үстерү Советы утырышы йомгаклары буенча формалаштырылган күрсәтмәләре исемлегенең 3 нче пунктына ярашлы рәвештә гамәлгә ашырыла.

Әлеге пунктка ярашлы рәвештә, РФнең барлык субъектларында төбәкләр белән идарә итү үзәкләре оештырылырга һәм муниципалитетларда шундый ук үзәкләрне булдыру буенча тәкъдимнәр кертелергә тиеш. Күрсәтмәләрне үтәү срогы – 2020 елның 1 декабре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
103
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру