Татарстанда төзелгән кораблар парадка китте

26 июльдә Санкт-Петербургта узачак төп хәрби-диңгез парадында Яшел Үзәндә төзелгән өч кораб катнашачак.

Алар 21631 проектының “Великий Устюг” кече ракета көймәсе һәм ике махсус билгеләнешле “Грачонок” катеры. Алар “Ак Барс” Көймәләр төзү Корпорациясе” акционерлык җәмгыятенең (“Ак Барс” Холдинг компаниясе” акционерлык җәмгыятенең компанияләр төркеме) тарафыннан төзелгән. Хәрби берәмлекнең һәр өчесе Каспий флотилиясенең кораблар төркеме составына керә. Парад була торган урынга - Кронштадка барып, аннан даими дислокация урынына - Әстерханга кайту өчен аларга 25 көн кирәк. Маршрут, аерым алганда, Идел елгасы һәм Ладога күле аша уза. Көймә дә, катерлар да юлга чыккан инде, аларның барлыгы 2,5 мең чакрым юл узып, 56 шлюз аша чыгасы бар.

Досье:

21631 проектының кече ракета көймәләре “Яшел Үзән проект-конструкторлык” бюросы” АҖдә эшләнгән, 2010 елдан башлап,  “Ак Барс” Көймәләр төзү Корпорациясе” акционерлык җәмгыяте составына керүче А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелә. Әлеге күп максатта куллану мөмкинлеге булган көймәләр “елга-диңгез” классына керә. Алар артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм радиотехник кораллар үрнәкләре белән җиһазландырылган. Әлеге вакытта 21631 проектының сигез көймәсе –  төп “Град Свияжск” һәм серияле “Углич2, “Великий Устюг”, “Зеленый Дол”, “Серпухов”, “Вышний Волочек”, “Орезово-Зуево” һәм “Ингушетия” Россиянең Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә инде. Тагын дүртәү төзелә -  «Грайворон», «Град», «Наро-һәм «Ставрополь».

21980 проектының махсус билгеләнешле “Грачонок” катерлары Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флотының хәрби-диңгез базаларын саклау өчен тәгаенләнгән. Заманча җиһазландырулы һәм диңгездә югары йөрешлек характеристикалары аларга гадәттә зуррак сукуышлы көймәләр генә башкара алырдай бурычларны үтәү мөмкинлеген дә бирә. 21980 проектының катерлары заманча радиоэлектроника кораллары һәм су асты объектларын табу җайланмалары белән җиһазландырыла, бортларында су астына төшү кирәк-яраклары да бар.

Әйткәндәй: 

Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган парадта Төньяк, Тын океан, Балтыйк һәм Кара диңгез флотларының, Каспий флотилиясенең көймәләре катнаша. “Барлык флотларның 46 сугышчан һәм су асты көймәсе катнашачак, шул исәптән бүген кораллануга алынган иң заманчалары да. Алар арасында  - “Флот адмиралы Касатонов” беренче серияле фрегаты, “Петр Моргунов” зур десант көймәсе, “Петропавловск-Камчатский” суасты көймәсе һәм башкалар”, - дип хәбәр иткән иде РФ Оборона министрлыгының коллегиясендә илнең оборона министры Сергей Шойгу. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Нева буйлап, Хәрби-диңгез флотының данлы берләшмәләренең байраклары белән хәрби катерлар узачак. Парадның тарихи өлешендә десант катерларына урнаштырылган легендар Т-34 танкы һәм “Катюша” БМ-13  фронт машиналары да күрсәтеләчәк. Россия флотының Дөнья океанын өйрәнүгә керткән саллы өлешенә ихтирам күрсәтү йөзеннән хәрби көймәләр белән беррәттән Нефа буйлап ике өр-яңа гидрографик көймә дә узачак.

Фото: balabin-1712.livejournal.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
108
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру