Татарстанда  узачак Кыр көнендә бодайның «ТАССРның 100 еллыгы»  дип аталган яңа сорты тәкъдим ителәчәк

2 июль көнне «Татарстанда Кыр көне - 2020» дип аталган кыр форматындагы иң эре күргәзмә ачылачак.

Традиция буенча ул республиканың Лаеш районында уздырыла һәм 4 июльгә кадәр бара, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Күргәзмәне ТР Премьер-министраы урынбасары  - авыл хуҗалыгы министры  Марат Җаббаров районның төп сәхнәсендә иртәнге сәгать 8.00 дә ачып җибәрер, дип планлаштырыла. Чара 2020 елгы җиңүчеләр-грант алучыларны бүләкләү тантанасы  белән дәвам итәчәк.

Күргәзмәдә  перспективалы яңа сортларның  һәм гибридларның 100 гә якын төре күрсәтеләчәк. Алар арасында  - бодайның  «ТАССРның 100 еллыгы» сорты. Әлеге яңа сортны Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре ТАССРның 100 еллыгына багышлап уйлап чыгарган.  Әлеге  сорт  катлаулы комбинациягә ия – аның составына «Әмир», «Салават күпере» һәм башка сортлар керә. Бодайның яңа сорты «көчле» категориясенә керә, чөнки аның  авыруларга каршы торучанлыгы тотрыклырак, һәм ул уңдырышлылыгы буенча авыл хуҗалыгында популяр булган  «Йолдыз» сортын узып китәргә сәләтле.

Чараның эшлекле өлеше махсус чатырларда оештырылган фәнни-гамәли семинарлар, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр белән дәвам итә. Күргәзмәдә өр-яңа авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтеләчәк, тест-драйвлар һәм демо-күрсәтүләр оештырылачак.

Чараның кунаклары бик матур конкурны карый алачак.  Ә фуд-корд вакытында  кафе һәм рестораннар Татарстан фермерлары продукциясеннән әзерләгән ашамлыкларны татып карый алачак. Шулай ук Татпотребсоюзның милли  кухнясы да кунакларны сыйлауда катнашачак.

Фермерлар үзләре дә, шулай ук үзмәшгуль булып теркәлгәннәр дә  үз продукцияләрен тәкъдим итә алачак. Чарада Россия Федерациясенең 24 регионыннан һәм  Беларусь Республикасыннан килгән 200гә якын экспонент катнашыр, дип  планлаштырыла.

Боларның барысын да күрергә теләгәннәр өчен һәр 30 минут саен Җиңү проспектыннан һәм Үзәк вокзалдан бушлай автобуслар йөреп торачак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
166
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру