Татарстандагы сайлау участокларында 13 сентябрьдә  100 блогер булачак

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева медиамохит вәкилләрен күзәтүчеләр сыйфатында сентябрьдә узачак тавыш бирүләрдә катнашырга чакырды.

Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Кукмарадагы 10 иң танылган блогер белән очрашу вакытында  Зилә Вәлиева тавыш бирүләрнең барышын яктыртуда объектив һәм күпьяклы бәя бирүнең мөһимлеген атап үтте.

«Сез кешеләр белән аралашуда зур тәҗрибәгә ия, үз аудиториягезнең ышанычын казангансыз. Укучыларыгызга тавыш бирү процедурасының ничек оештырылуы, республиканың төрле районнарында сайлауларның ничек баруы  турында сезнең авыздан ишетү кызыклы булачагына ышанам», -  дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева очрашуда һәм  блогерларны 11-13 сентябрь көннәрендә узачак сайлауларда бәйсез күзәтүчеләр булырга  өндәде – сайлау участокларына килергә, барлык процедураларның дөрес оештырылуына, закон таләпләренең үтәлүенә, шулай ук гражданнарның сайлау хокукларының саклануына контрольлек итәргә чакырды.

Бу чорга ТР Иҗтимагый палатасы төрле өлкәләрне чагылдырган 100 блогерны җәлеп итәргә ниятли. Шул исәптән – балалары белән утыручы әниләрне, студентларны, татар блогерларын, иҗади өлкә, фән, спорт, эшкуарлык вәкилләрен, җәмәгать активистларын. Алар барысы да   «Күзәтүчеләрнең алтын стандартын», ягъни җәмәгать күзәтүен оештыру буенча кагыйдәләр җыентыгын алачак.

ТР Иҗтмагый палатасы матбугат үзәге мәгълүматлары буенча

Фото: tatar-inform.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
118
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру